Лаеш районында шашка сөючеләр ярышты
Усадта Ватанны саклаучылар елына багышланган шашка буенча финал туры үткәрелде.

Ярышлар «Сәламәт буын» күппрофильле лицее һәм «Ватан» яшьләр-патриотик клубы базасында узды. Анда Усад, Столбище һәм Олы Кабан мәктәп укучылары катнашты.

Шашка — искиткеч уен, ул йөрешләр өстендә уйларга, көндәшнең гамәлләрен анализларга өйрәтә. Бу интеллектуаль һәм шәхси стратегияләр ярышлары.

Һәркем бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм катнашкан өчен грамоталар алды. Ә иң көчле уенчылар призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Беренче урынны Азамат Габдрахманов («Сәламәт буын» күппрофильле лицее) алды. Икенче урында Таһир Нәбиуллин («Сәламәт буын» күппрофильле лицее). Өченче урынга Рүзәл Юнысов лаек булды (Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе).
Фото «Сәламәт буын» күппрофильле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев