Лаеш спортчысы ирекле көрәш буенча ярышларда җиңү яулады
Альбина Алексанина кабат беренче булды.
6 майдан 8 майга кадәр Оренбургта 2024 елгы җәйге Спартакиада финалына 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең сайлап алу ярышларының икенче этабы узды.
Татарстан командасы составында Лаеш районы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Альбина Алексанина 69 кг авырлыкта катнашты. Финал көрәшендә ул җиңү яулады һәм мактаулы беренче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев