Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш укучылары “Форпост” спартакиадасы лидерлары арасында

Лаешның №2нче мәктәбе командасы “Форпост” яшьләр берләшмәләре спартакиадасы зона этабында бронза призер булды.

Фото  “Воспитание Лаишево” сайтыннан

“Форпост” яшьләр берләшмәләре Республика спартакиадасының зона этабы Лаеш техник-икътисад техникумы базасында үтте.

Анда Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Теләче һәм Арча районнары катнашты. Безнең район данын Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге №2 мәктәпнең яшь армиячеләр командасы яклады.

Спартакиадада катнашучылар автомат сүтү-җыюда, мишеньгә атуда, гер күтәрүдә, граната ыргытуда, 100 метрга һәм 3 километрга йөгерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Лаешның №2 урта мәктәбе яшь армиячеләре лаеклы чыгыш ясадылар һәм гомумкоманда исәбендә 3 урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш укучылары “Форпост” спартакиадасы лидерлары арасында