Лаеш авыр атлетлары уңышлы чыгыш ясады
Әлмәттә авыр атлетика буенча үткән ачык турнирда лаешлылар дүрт медаль, шул исәптән бер алтын алдылар.
Фотоны Дмитрий Окунев бирде
СССР спорт мастеры Н.С. Федоров истәлегенә багышланган турнирда 2005 елда туган (16 яшь) 70тән артык авыр атлет катнашты.
Лаеш районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең көчле булуларын расладылар.
-Ярышлар сугышчан, яшь авыр атлетларның җиңүгә омтылулары белән үтте, - дип аңлатма бирә турнир йомгакларына спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев. – Безнең кызлар өчен бу ярышлар беренчесе булды. Аларның тырышып күнегүләр ясаулары үз нәтиҗәләрен күрсәтте. Инесса Андреева 45 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында 1 урын алды. 55кг.га кадәр авырлыкта Карина Моор 2нче булды. Сабира Бортникова 55 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында бронза медальгә лаек булды. Кызларны тренер Альберт Әхмәров өйрәтә.
Егетләр дә әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә алдылар. Рамзан Зотин 49 кг авырлыкта 2нче, 55 кг үлчәү авырлыгында Булат Шатских җиденче урын алды. Егетләрне тренер Вугар Алиев өйрәтә.
-Авыр атлетика – спортның олимпия, кызыклы һәм җәлеп итә торган төре. Без үзебезнең спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Ирешелгәннәрдә туктап калмауларын, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, яңа үрләр яулауларын , зур җиңүләр телибез, - дип үз теләкләрен белдерде безнең авыр атлетларга Дмитрий Окунев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев