Лаеш баскетболчылары иң яхшы өчлеккә керде
Безнең район спортчылары 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелегендә өченче урынны яуладылар.
Турнир 15-17 октябрьдә Казанда узды. Катнашучылар арасында Лаеш районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар бронза медаль яулады. Команда белән Александр Рыжов шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев