Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш боксчылары Идел буе беренчелегенә әзерләнәләр

Бу мөмкинлек алар Татарстан беренчелегендә алтын һәм көмеш бүләкләргә лаек булгач барлыкка килде.

Ярышларда 2003-2004 елларда туган үсмерләр катнашты. Лаеш районы данын Араик Аракелянда тәрбияләнүчеләр яклады.

Лаешның 3нче мәктәбе укучысы Альберт Алексанин өч очрашу үткәрде. Нәтиҗәдә җиңү яулады, алтын медаль алды. №1 гимназиядә укучы Лев Калиткин да матур сугышты. Ул икенче урында һәм көмеш медаль хуҗасы. Тренер Араик Гельбертович фикеренчә, Лев җиңүче исеменә лаек булган.

Хәзер ике боксчы да Идел буе беренчелегенә ныклап әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев