Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш футболчылары казанышлары

Футбол - спортның киң таралган төрләренең берсе. Футболчылар командаларының тарафдарлары бик күп. Алар уенчылар белән бергә уңышсызлыкларга көенәләр һәм җиңүләргә сөенәләр. Быел Лаеш балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз җанатарларына күңелле сюрприз ясадылар. Ольга Исаева Апрель аенда футбол буенча Балык Бистәсендә үткән"Күн туп- 2017" республика ярышларында лаешлылар осталыкларын, ныклыкларын күрсәтеп республика...

Футбол - спортның киң таралган төрләренең берсе. Футболчылар командаларының тарафдарлары бик күп. Алар уенчылар белән бергә уңышсызлыкларга көенәләр һәм җиңүләргә сөенәләр. Быел Лаеш балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз җанатарларына күңелле сюрприз ясадылар.

Ольга Исаева

Апрель аенда футбол буенча Балык Бистәсендә үткән"Күн туп- 2017" республика ярышларында лаешлылар осталыкларын, ныклыкларын күрсәтеп республика ярышларының финалына чыктылар, ә бу Бөтенроссия ярышларының икенче этабы иде.

Бу турнир турында тренер Сергей Праслов менә нәрсәләрне искә ала.

-Балык Бистәсенә Саба, Теләче, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан футболчылар җыелды. Безнең балалар 12 туп керттеләр, шул ук вакытта үз капкаларына берне дә керттермәделәр! - дип горурланып сөйли Сергей Александрович. - Финал уенда алар Саба районы командасы белән очраштылар һәм 4:0 исәбе белән җиңделәр, шулай итеп җиңү яуладылар.

"Күн туп" клубы призына республика финал ярышлары Бөгелмәдә үтте. Безнең футболчылар тигез уйнадылар. Кискен көрәш нәтиҗәсендә Лаеш районы командасы иң яхшы алтылыкка керде, шуның белән республикада иң көчле командаларның берсе булуын раслады.

Яшь футболчыларның һәм аларның тренерларының киләчәккә планнары зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район