Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш районы укучылары – сәламәт яшәү өчен

Күңелле стартлар Ташкирмән укучыларында күңел күтәренкелеге һәм киләчәккә карата яхшы уйлар уятты. Сәламәтлек - кешенең иң кыйммәтле байлыгы, яхшы һәм озак яшәү нигезе. Шуңа күрә дә балаларга сәламәт тормышта яшәүне һәм начар гадәтләргә карата түзеп тормаучанлык тәрбияләү бик мөһим. Ташкирмән гомумбелем мәктәбендә сәламәт яшәү культурасын формалаштыру максатында төрле спорт чаралары...

Күңелле стартлар Ташкирмән укучыларында күңел күтәренкелеге һәм киләчәккә карата яхшы уйлар уятты.

Сәламәтлек - кешенең иң кыйммәтле байлыгы, яхшы һәм озак яшәү нигезе. Шуңа күрә дә балаларга сәламәт тормышта яшәүне һәм начар гадәтләргә карата түзеп тормаучанлык тәрбияләү бик мөһим.

Ташкирмән гомумбелем мәктәбендә сәламәт яшәү культурасын формалаштыру максатында төрле спорт чаралары еш уздырыла. Физкультура укытучысы Сергей Буров шушы арада "Күңелле стартлар" оештырды. 1-8 сыйныф кызлары һәм малайлары җитезлектә, осталыкта, игътибарлыкта һәм зирәклектә ярыштылар.

"Эстафета таякчы белән йөгерү", "Йөк күчерүчеләр", "аркан тартышу", "Куллардан файдаланмыйча", "Ике кыршау һәм скакалка", "Ике туп", "Кыршау белән кичү чыгу" конкурслары балаларга спорт күнекмәләрен һәм команда рухын күрсәтергә ярдәм итте, - ди тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Сержанова.

Киеренке көрәштә "Пәрәмәчләр" командасы җиңеп чыкты. бу ярышларда катнашкан барлык балалар уңай тойгылар кичереп, яхшы кәеф белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район