Лаеш районы вәкиле Дөнья беренчелегендә катнаша
18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы беренче урын алды. Аның составында Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Алина Проворова да бар иде. Спортчыны билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова өйрәтә. -Алина башта ирекле көрәш белән мавыкты, соңрак билбаулы көрәшне үз итте. Мин...
18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы беренче урын алды. Аның составында Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Алина Проворова да бар иде.
Спортчыны билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова өйрәтә.
-Алина башта ирекле көрәш белән мавыкты, соңрак билбаулы көрәшне үз итте. Мин аның белән өченче ел шөгыльләнәм инде,- дип сөйли Елена Григорьевна. - 19 яшендә ул спорт мастеры нормасын үтәде. Аның зур җиңүләре бар: 2015 елда Теләчедә билбаулы көрәштә беренче урын, 2016 елның апрелендә Санкт-Петербургт
Алина Проворова Россия беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясады. Елена Михайлова өйрәткән кыз алтын медаль яулап быелның апрель аенда Казанда үтәчәк Дөнья беренчелегенә путевка алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев