Лаеш районында футбол турниры төгәлләнде
Бер ай дәвамында Лаеш районы, Казан һәм Яшел Үзән спортчылары кемнең көчле булуын ачыкладылар. "Яшь гвардия" кубогы өчен ярышларда 12 команда катнашты. Уеннар "Идел" яшьләр үзәге футбол кырында үтте. Бронза медаль өчен Казанның "Альтаир" клубы һәм Габишево футболчылары очрашты. Төп вакыт 2:2 исәбе белән тәмамланды, ә пенальти сериясендә казанлылар төгәл...
Бер ай дәвамында Лаеш районы, Казан һәм Яшел Үзән спортчылары кемнең көчле булуын ачыкладылар.
"Яшь гвардия" кубогы өчен ярышларда 12 команда катнашты. Уеннар "Идел" яшьләр үзәге футбол кырында үтте. Бронза медаль өчен Казанның "Альтаир" клубы һәм Габишево футболчылары очрашты. Төп вакыт 2:2 исәбе белән тәмамланды, ә пенальти сериясендә казанлылар төгәл булды. Хәлиткеч матчта Казанның ГИСУ һәм Яшел Үзәннең ЗМК командалары көч сынашты. Соңгы исәп Яшел Үзән Спортчылары файдасына 3:2. Тулырак мәгълүмат, шулай ук фотогалерияне "Кама ягы" сайтыннан карагыз, адресы: http://www.laishevskyi.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев