Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш районының булачак призывниклары йөзү ярышында катнаштылар

“Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы йөзү бассейнында чакыру алды яшендәге яшүсмерләр арасында йөзү буенча ярышлар булды.

Йөзү ярышлары Ватанны саклаучылар көненә һәм  Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Герое Марат Радик улы Әхмәтшин истәлегенә багышланды.

Булачак Ватанны саклаучыларга күнегүләр ясау мөмкинлеге бирделәр, ә аннан соң Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев котлавын ишетү өчен шеренгага тезелеп бастылар. Чарада Марат Радик улының әтисе дә катнашты һәм үз  гомерен туган ил өчен биргән улын искә алып ярыш оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул балаларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач, ярышлар ачык дип игълан ителде. Аларда Лаеш районыннан 59 яшүсмер катнашты. Аларны 2003-2007 еллар яшь төркемнәренә бүлделәр. Аларның һәркайсына медальләр комплекты, грамоталар һәм акчалата призлар әзерләнгән. Яулаган медальләр саны буенча Сокуры урта мәктәбенә тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә кубокны Россия Героеның әтисе тапшырды.

Чараны район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм Лаеш районы хәрби комиссариаты оештырды. Ярышлар үткәрүнең максаты чакыру яше алдындагы үсмерләрне спортка тартудан һәм хәрби хезмәткә кызыксыну уятудан гыйбарәт.

Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков инициативаны хуплады, ярышларны ел саен үткәрү зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: военкомат СОК Кама Лаишево Лаишево спорт