Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш районының иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр

​​​​​​​Бүләкләү тантанасы район мәдәният йортында үтте.

Җыелучыларны сәламләп район башлыгы Илдус Зарипов безнең районда яшь спортчыларның күп булуын һәм моның балалар һәм тренерларның уртак тырышлыгы, дип билгеләп үтте. Илдус Фатыйхович җиңүгә ирешүчеләргә ныклык, үҗәтлек теләде.

Аннан соң бүләкләү тантанасы башланды. “Ел ыргылышы” номинациясендә каратист Булат Халиков бүләк алды. “Лаеш районының иң яхшы спортчысы” исемендә кызлар арасында беренче урын Лиана Савельевада, икенче урында ирекле көрәш остасы Альбина Алексанина, дзюдочы Сәмирә Хәйретдинова өченче булды.

Егетләр арасында боксчы Альберт Алексанин “Лаеш районының иң яхшы спортчысы” дип танылды, кул сугышы белән шөгыльләнүче Мартин Акобян икенче урында. Тимераякта узышучы Михаил Антонов өченче урын өчен бүләк алды.

“Лаеш районының иң яхшы командасы” номинациясендә беренче урында “Барслар” баскетбол командасы. “Кама” футбол клубы төрле яшь төркемнәрендә икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.

Лаеш район башлыгы яшь спортчыларга һәм аларның тренерларына рәхмәт хатлары, дипломнар һәм рюкзаклар тапшырды.

-Спорт йомшаклыкны кабул итми, ул характерны ныгыта, бернинди искәрмәсез тәртипкә өйрәтә, - дип әйтеп китте Илдус Зарипов. Ир-егет спортчылар район башлыгы кулын кыстылар, ә гүзәл затлар вәкилләренә Илдус Фатыйхович чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Рәсми өлештән һәм бүләкләү тантанасыннан соң спортчыларга театральләштерелгән уен программасы күрсәттеләр. Балалар әкият геройлары белән кар атыш уйнадылар, фотога төштеләр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.

 

Фото: http://laishevskyi.ru/photo/fotoreportazh-kak-proshlo-nagrazhdenie-luchshikh-sportsmenov-laishevskogo-rayona

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш районының иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр