Лаеш районының яшь футболчылары бронза медальләр яулады
«Impuls cup» турнирында безнең районнан «Кристалл» исеме белән ике команда чыгыш ясады: берсе Сокурыдан, икенчесе Комлы Ковали һәм Габишеводан.
Сокуры командасына җиңү өчен бары бер очко гына җитмәде. Сокурылылар «Стрела» футбол клубы белән беренче очрашуда отты, әмма «Импульс» һәм «Пахтакор»га оттырды.
Аның каравы Комлы Ковали һәм Габишево мәктәпләре спортчылары уйнаган «Кристалл» командасы икенче урынга чыкты. Беренче уенда «Смена» футбол клубын 5:1 исәбе белән җиңде. Икенче уенда «Импульс ны 3:1 исәбе белән отты. Өченче уенда «Пахтакор»га 2:6 исәбе белән оттырды.
Ярымфиналда безнең футболчылар «Пахтакор»ның икенче командасына 1:2 исәбенә оттырдылар. Өченче урын өчен матчта "Кристалл” “Стрела"ны 3:2 исәбе белән җиңде. Нәтиҗәдә Комлы Ковали һәм Габишево командалары өченче урынга чыкты һәм бронза медаль яулады.
«Кристалл» уенчысы Кәрим Хисмәтов турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев