Лаеш йөзүчеләре республика беренчелеге җиңүчеләре арасында
Йөзү буенча республика беренчелегендә бар Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашты. "Акчарлак" бассейнының су юлларында Лаеш районы данын комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Рәис Садыйков тәрбияләнүчеләре яклады. Безнең команданың бар әгъзаларының үз өстендә гаять зур эше, көн саен шөгыльләнүләре уңыш китерде. Диана Прахова ирекле стильдә беренчелек җиңүчесе булды. Юлия...
Йөзү буенча республика беренчелегендә бар Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашты.
"Акчарлак" бассейнының су юлларында Лаеш районы данын комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Рәис Садыйков тәрбияләнүчеләре яклады. Безнең команданың бар әгъзаларының үз өстендә гаять зур эше, көн саен шөгыльләнүләре уңыш китерде. Диана Прахова ирекле стильдә беренчелек җиңүчесе булды. Юлия Ржавина һәм Наташа Маслова 1500 м дистанциядә ирекле стильдә беренче өлкәннәр разряды нормативын үтәделәр. Карина Гыйззәтуллина баттерфляй стилендә 200 м дистанциядә икенче урын алды, Софья Живописцева һәм Юлия Ватагина үз күрсәткечләрен яхшырттылар. Лаеш йөзүчеләре өчен су "җиңел" булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев