Лаешлы тимераякта узышучылар уңышка иреште
Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская тәрбияләнүчеләре тимераякта узышу буенча Казан ачык чемпионатында һәм беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар узган ял көннәрендә Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында узды. Балалар, кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәреннән 150 тимераякта шуучы, шулай ук Казан, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Лаеш районнарыннан юниорлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар иң көчле булу хокукы өчен көч сынашты.
Лаеш районының комплекслы спорт мәктәбе вәкилләре яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр. Күп төрле ярышның суммасы буенча балалар яшендәге малайлар арасында беренче урынны Тимур Шулепов яулады. Кече яшь төркемендәге малайлар мактау пьедесталының бөтен баскычын алдылар. Алтын медальне Михаил Антонов алды, көмеше Никита Солдатовка, ә бронза Сергей Шашировка бирелде. Кече яшьтәге кызлар арасында Дарья Иванова икенче урынга күтәрелде. Урта яшьтәге кызлар арасында Лиана Савельева җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев