Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

"Laishevo. Rаshen"

Лаеш районы спортчыларын Братиславада самбо буенча дүртенче халыкара турнирда шулай тәкъдим иттеләр. Якташларыбыз аннан өч алтын һәм бер көмеш медаль алып кайтты.

Турнир 18 еннән 23 сентябрьгә кадәр Словакиядә (кайчандыр Чехословакия составына кергән) үтте. Ул Словакиядән, Словения, Австрия, Польша, Чехия, Үзбәкстан, Нидерландтан, Кения һәм Россиядән спортчылар җыйган иде. Беренче көнне татамида самбоның төрле төрләре күрсәтелде. Татарстаннан чыгыш ясаучы бердәнбер булган безнең якташлар спорт самбосы буенча чыгыш ясадылар. Дзюдо һәм самбо буенча 1 категорияле тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин үз тәрбияләнүчеләреннән канәгать. "Нәтиҗәләр көтелгәннән дә яхшырак булды, - ди ул ачыктан-ачык. - Без иң яхшысы өченче урыннарга өмет иткән идек. Балалар булдырдылар, аеруча кызлар-чөнки катнашучы кызлар саны аз булганлыктан, аларга егетләр белән бер төркемдә чыгыш ясарга туры килде". Пьедесталның беренче баскычына Сокуры мәктәбе укучылары Екатерина Барышева (72 кг), Ольга Данилова (59 кг) һәм Наил Исхаков (42 кг) күтәрелде. Ильяс Шәйхетдинов (46 кг) киеренке көрәштә "көмеш" яулады.

Рөстәм Насыйбуллин ассызыклаганча, ярышларга баруда район башлыгы Михаил Афанасьев зур ярдәм күрсәткән. Самбо буенча дүртенче халыкара турнир җиңүчеләре 2013 елның маенда Калининградка барырга планлаштыралар, шунлыктан алда торган ярышларга хәзердән үк ныклап әзерләнә башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир награды самбо