Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лиана Савельева - Россия Беренчелеге катнашучысы

Спортчы тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең өч сайлап алу этабында да иң яхшы унлыкка керде.

Коломнада тимераякта шуу үзәгенең Боз аренасында традицион Бөтенроссия тимераякта шуу спорты буенча «Золотые коньки» ярышлары тәмамланды. Ил беренчелеге 13тән 15 яшькә кадәрге яшь категориясендә узды.

Тизлектә көч сынашырга спортчылар Россиянең 32 төбәгеннән килде. Мондый ярышларда тимераякта шуу спорты белән берничә ел дәвамында шөгыльләнүче балаларның спорт сәләтләре үсеше билгеләнә, иң көчле спортчылар ачыклана.

Беренчелектә Лаеш шәһәренең яшь тимераякта шуучысы - 14 яшьлек Лиана Савельева чыгыш ясады. Коломнада ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый инде. Әмма Россия беренчелегендә чыгыш ясау - бик зур җаваплылык һәм спортта үз юлын башлап җибәрүче спортчылар сезонында иң мөһим старт.

Бу ярышларга сайлап алу бик гади түгел. Тимераякта узышучыларга аларда катнашу өчен тренер Ия Жантимирова белән бергә күп эшләргә туры килде. Лиана Идел буе федераль округы беренчелегенең Түбән Новгород, Пермь һәм Кировта узган өч сайлап алу этабында иң яхшы ун спортчы исемлегенә керде.

- Кыз күп балалы гаиләдән. Шактый перспективалы спортчы. Аңа ел әйләнәсе спорт бозында гына түгел, роликларда да шөгыльләнергә кирәк, - дип саный Комплекслы спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Светлана Моденова. - Спортчыга бөтен сезонлы шөгыльләр өчен яхшы спорт велосипеды һәм тиешле спорт киеме кирәк. Кызганычка каршы, спорт мәктәбен финанслау моны иганәчеләр ярдәменнән башка тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан, алтын урталыкта урнашып, 17 нче урынны алды. Спортчы кызның Россия беренчелегендә ясаган чыгышлары нәтиҗәсендә кызның алдагы этапларда киеренкелектән арыганлыгы һәм, әлбәттә, дулкынлану да чагылыш тапты. Ул берничә дистанциядә йөгерде: 100, 150, 500 һәм 3000 метрга, шулай ук масстартта да катнашты.

- Тренер тарафыннан да җиңү кебек глобаль бурыч куелмаган иде. Чөнки спортчы кыз мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашты. Лиананың Татарстаннан Идел буе федераль округы җыелма командасы составына кергән бердәнбер спортчы булуы аның әзерлек дәрәҗәсе һәм сәләте турында сөйли инде, – дип басым ясады Светлана Моденова. - Мондый талантлы, эшкә сәләтле һәм максатчан яшь спортчыларга ярдәм итәсе һәм аларның көрәш рухын һәрьяклап хуплыйсы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев