“Лидер” картинг-клубның яңа уенчылары Теләчедә үзләрен лаеклы күрсәттеләр
2023 елның 15 гыйнварында , Лаеш картингчылары Теләче районы башлыгы кубогына районара ярышларда катнашты.
Виктор Кульментев белән Аяз Нурмөхәммәтов стартка беренче тапкыр чыктылар һәм финишка лаеклы килеп җиттеләр.
- Ярыш буенча безнең көндәшләребез Арча, Теләче, Кукмара, Балтач һәм Саба районнары иде, - дип аңлатма бирде “Лидер” картинг-клубы оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. – Бу булачак спортчылар өчен зур юлның башы. Әфәрин, егетләр! Җил һәм салкынга карамастан әйбәт узыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев