Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Кызгылт сары билбау алдылар

Лаешның 2 нче урта мәктәбендә кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче укучылар март аенда Казанның "Динамо" спорт комплексында үткән беренче баскычка (кызгылт сары билбау) аттестация үттеләр. ТР кекусинкай каратэ федерациясе президенты Илсур Фаздалов җитәкчелегендә югары дәрәҗә сенсейлар Максим Зеленюк (рәсәмде), Илназ Миңнуллин, Азат Саидов һәм Фәнис Галимовтан имтихан алды. Үткән имтихан каратэга...

Лаешның 2 нче урта мәктәбендә кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче укучылар март аенда Казанның "Динамо" спорт комплексында үткән беренче баскычка (кызгылт сары билбау) аттестация үттеләр. ТР кекусинкай каратэ федерациясе президенты Илсур Фаздалов җитәкчелегендә югары дәрәҗә сенсейлар Максим Зеленюк (рәсәмде), Илназ Миңнуллин, Азат Саидов һәм Фәнис Галимовтан имтихан алды. Үткән имтихан каратэга теләсә кемгә, теләсә нинди яшьтә юл ачык булуны күрсәтте. Аңа физик әзерлек, стойкалар, блоклар, куллар һәм аяклар белән сугу техникасы керде. Күптән түгел күнегүләрнең берсендә дүрт үсмергә сертификатлар- алар яулаган дәрәҗә таныклыклары- һәм билбаулар тапшырылды, дип хәбәр итә яшь каратистлар инструкторы Александр Жарахин.

А.ЖАРАХИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экзамен спорт каратэ

2
X