Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Районда паралимпия хәрәкәте актив үсә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар интернат мәктәбе футбол командасы сакчылары һәм ярымсакчылары лаеклы котлаулар һәм бүләкләр алдылар.

Россия милли лигасының  дөм сукыр спортчылар арасында булган мини-футболның чираттагы турнирына Россия, Белоруссия, Чехия һәм Словениядән 18 команда җыелды. Составында Лаеш интернатының өч тәрбияләнүчесе булган Татарстан җыелма командасы мактаулы икенче урын алды.

Уенннар өч түгәрәктә үтте, аның берсе Түбән Новгородта 2018 елның сентябрендә булды. Бу этапта команда өченче урында иде. Алдагы ике түгәрәк 2018 елның декабрендә һәм 2019 елның гыйнварында Мәскәү янындагы Дзержинский шәһәрендә узды. Монда егетләр икенче урынга чыктылар һәм финалда да аны саклап калдылар. Грамоталар, медальләр унберенче сыйныф укучылары Александр Кашкаров, Раушан Гайнуллин һәм унынчы сыйныф укучысы Никита Соловьев кулларына күчте.

Никита Лаешка Бөгелмәдән икенче сыйныфка килә. Мондый ранг ярышларда уналты яшьлек спортчы беренче тапкыр катнаша, футбол белән өч ай элек кенә ныклап шөгыльләнә башлый.

Александр Нурлатта яши һәм беренче сыйныфтан интернатта укый. Раушан монда соңрак Яшел Үзәннән – бишенче сыйныфка килгән. Алар өч ел инде бергәләп футбол, шулай ук җиңел атлетика һәм голбол белән шөгыльләнәләр.

Мәктәптән соң икесе дә киләчәк тормышларын спорт белән бәйләргә һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә ниятлиләр.

Спортчылар интернат-мәктәпнең физик культура укытучысы, спортның паралимпия төрләре буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Рамил Каюмовта шөгыльләнәләр. Үз вазифасында 23 ел эшләү чорында ул шактый лаеклы балалар тәрбияләгән, алар төрле турнирларда һәм чемпионатларда район данын гына түгел, тулаем республика данын уңышлы яклаганнар.

-2018 ел тәмамланырга өлгермәде, безнең илебезнең төрле шәһәрләрендә үтәчәк Россия Лигасы турниры башланды, - фикерләре белән уртаклашты Рамил Якупович. – Ярышларның беренче түгәрәгендә Йошкар-Олада балалар чын мәгънәсендә сугыштылар дисәм арттыру булмас, берничә уенчыбыз җитди имгәнде.

Марий-Элда команда бишенче урын ала. Әмма балаларның теләкләре зур, тулы булмаган составта да, спорт үҗәтлеге белән Казанда икенче түгәрәктә икенче урынга менәләр.

-Турнирдан соң 92 яшьлек атказанган футболчы, ул чакта Россия футбол берлеге президенты булган Никита Симонян белән сөйләшкәндә ул безнең спорт клубына, яшүсмерләр спорт мәктәбенә түгел, ә мәктәптән тыш эшләр үзәгенә каравыбызны белгәч гаҗәпләнде, - дип елмая Рамил Якупович.

Дзержинскийдан Лаешка ике Халыкара номерлы диплом кайткан, алар Татарстан Республикасында физик культураны, спорт һәм паралимпия хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рамил Каюмовка һәм Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастинага тапшырылды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җыелучыларның алкышлары астында ярышлар призерларына – тренерга һәм яшүсмерләргә күп санлы медальләр, кубоклар, истәлекле билгеләр һәм бүләккә спорт бутсылары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы