Районның иң яхшы мини-футболчылары
Лаеш районы мәгариф бүлегенең район укучылары арасындагы күчмә кубогы Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәбе командасына тапшырылды.
Балалар үз яшь төркемнәрендә иң көчлеләр булдылар: шәһәр, район һәм республика ярышларында беренче урын алдылар, 2017 елда Республика кубогын яуладылар. Хәзер алар яңа көч сынашуларга әзерләнәләр, аларның шушы арада буласы – “Яшь гвардия”. Яшь спортчыларны Сергей Праслов өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев