"Россия чаңгы юллары-2021» иң яхшыларны ачыклады
Шимбә көнне Лаеш шәһәренең чаңгы базасы территориясендә кеше күп булды.
Өлкәннәр һәм балалар яңа яуган карда узышуда катнашу өчен, рәхәтләнеп чаңгыга бастылар.
Чаңгы шуарга бар гаиләләре белән дә килделәр, чөнки һава торышы да саф һавада актив спорт ялы өчен уңай иде.
Тантаналы өлешне район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов ачты һәм ярышларда катнашучыларга җиңүләр теләде.
- Февраль аенда «Россия чаңгы юллары» массакүләм физкультура акциясен үткәрү матур традициягә әверелде. Лаешлыларның читтә калмаулары һәм анда ел саен актив катнашулары сөендерә, - дип билгеләп үтте ул. – Бүген Татарстанда халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Моның өчен төрле спорт корылмалары һәм комплекслары төзелә. Узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Лаеш шәһәрендә ясалма бозлы ябык шугалак ачылды. Столбищеда универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Агымдагы елда спорт базасын матди-техник яктан яхшырту буенча эш дәвам итәчәк. Шәһәр халкының барлык категорияләрен мөмкин булганча күбрәк җәлеп итү өчен тренажер залы булган яңа спорт комплексы төзү планлаштырыла.
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов чаңгы юллары ярышларында катнашучыларга ярыш кагыйдәләре турында сөйләде, җиңүләр һәм җиңел юл теләде.
Чаңгы базасы территориясендә уннан артык узыш уздырылды, анда кече яшьтәгеләрдән алып өлкәннәргә кадәр катнашты. Беренче массакүләм узышта 10 яшькә кадәрге балалар катнашты. 14 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләрнең ике ярышында Столбище чаңгычылары җиңү яулады. 15тән 17 яшькәчә йөгерешләрдә Лаеш техник-икътисад техникумы студенткасы һәм Столбище спортчысы җиңде. 18-35 яшьлекләр арасында беренче булып район Мәгариф идарәсе хезмәткәре һәм Каипы чаңгычысы килде. 36 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге яшь категориясендә финиш сызыгын беренче булып Столбищеның «Әкият» балалар бакчасы хезмәткәре һәм Лаеш кешесе узды.
46 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге киләсе категориядә Лаеш РЭСы хезмәткәре һәм Имәнкискә кешесе алда барды. Иң өлкән яшьтәгеләрнең ике узышында хатын-кызлар гына катнашты. 56 яшьтән алып 65 яшькә кадәрле категориядә Кече Елгада яшәүче, 66 яшьтән һәм өлкәнрәк категориядә Лаеш интернат мәктәбе хезмәткәре җиңү яулады.
Гомумкоманда зачетында яуланган алтын медальләр саны буенча Столбище авыл җирлеге җиңүче булды, ә медальләрнең гомуми саны буенча – Кече Елга авыл җирлеге. Иң яшь чаңгычы – сигез яшьлек Милена Богатова, ә иң тәҗрибәлесе - 71 яшьлек Людмила Уткина булды.
Чаңгы ярышлары бик матур тәэсирләр калдырды, Лаеш шәһәре халкын һәм кунакларын озак вакытка дәрт һәм оптимизм белән баетты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев