Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

“Россия чаңгы юллары – 2022” чемпионнарны ачыклады.

​​​​​​​Төрле яшьтәге район спортчылары чаңгы ярышларында лаеклы старт алдылар.

Кояшлы февраль иртәсендә Лаеш чаңгы базасына җыелучыларны район башлыгы Илдус Зарипов ярышлар башлану белән котлады. Ул барлык катнашучылага тиз старт һәм уңышлы финиш теләде.

Стартка беренче булып 14 яшькәчә балалар чыкты. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус узыш булды, аннан соң 65яшь һәм аннан олылар җиңү артыннан чаптылар. Алдагы ун узышта егетләр һәм кызлар, хатын-кызлар һәм ир-егетләр үз яшь категорияләрендә көч сынаштылар.

Чаңгы ярышларында районның иң тиз спортчылары җиңде. Аяз, кояшлы һава торышы финишка беренче булып килү өчен яхшы этәргеч булды.

Чаңгы ярышларында кечесе дә, олысы да катнашты. Иң яшь чаңгычы Сәйдәш Абдуллин булды. 14 яшькәчә узышта Усады мәктәбе укучылары – Чулпан һәм Камил Бәхтиевлар. Әдилә Зыяутдинова (Урта Девятово) һәм Александр Федагин (Комлы Ковали мәктәбе) көмеш медаль алдылар. Регина Кукташова (Столбище мәктәбе) һәм Вадим Новиков (Лаеш, №1 гимназия) өченче урында.

“Россия чаңгы юллары – 2022”дә аксакаллар да сынатмады.Иң тәҗрибәле чаңгычылар Наталья Озерова, Рузалия Вәлиуллина, Ризван Рәхимов, Рафаэль Шәмсетдинов һәм Рәис Хәйруллин яшьләргә яхшы спорт үрнәге күрсәттеләр. Йомшак кар аларга медальләр яуларга комачау итмәде, аларга аны мактау пьедесталында тапшырдылар.

-Мондый чаралар спорт дәртен арттыра, оешмалардан тыш берләшүгә – мәктәп балаларын һәм өлкәннәрне – педагогик коллективны, - дип билгеләп үтте ярышларның көмеш призеры, Лаешның 2нче урта мәктәбе директоры Зөлфия Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Россия чаңгы юллары – 2022 чемпионнарны ачыклады.