Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Россия регатасы Кама диңгезендә старт алды

Россия регатасы Кама диңгезендә старт алды Лаешта "Who is who - Татарстан" регатасы булды. Анда Ульяновск, Таллин, Мәскәү, Самара һәм Россия белән Татарстанның башка шәһәрләреннән унсигез яхтачы катнашты. Спортчыларны һәм ярышны оештыручыларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Жирәбә барышында алда торган ярышларда катнашучылар билгеләнде. Беренче...

Россия регатасы Кама диңгезендә старт алды

Лаешта "Who is who - Татарстан" регатасы булды. Анда Ульяновск, Таллин, Мәскәү, Самара һәм Россия белән Татарстанның башка шәһәрләреннән унсигез яхтачы катнашты.

Спортчыларны һәм ярышны оештыручыларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Жирәбә барышында алда торган ярышларда катнашучылар билгеләнде.

Беренче төркем көймәләрен суга төшерергә әзерләгәндә без өч спортчының берсе - регатада катнашучы Ярославльдән килгән Александра Ризниченко белән сөйләштек.

Саша сүзләре буенча, бу спортта ул инде унике елга якын. Аны җилкәнле спорт секциясенә әти-әнисе 15 яшендә алып киләләр. Һәм тикмәгә булмый!

-Яхталар белән мавыгу - ул гомерлеккә, - дип елмая әңгәмәдәш. - Ярышлар мобилизацияли. Ул яңгыр астында таганда шахмат уйнау кебек - монда бөтен белемнәр һәм күнекмәләрнең кирәге чыга.

Александраның уңышлы ветеринария бизнесы бар, әмма яраткан шөгыленә ул хыянәт итми. Кызлары аны бар нәрсәдә дә хуплыйлар һәм еш кына аның белән бергә йөриләр. Спортчыларны бу юлы да балалары белән ирләре озата килгән.

Ярышлар өч көн дәвамында үтте: президент, квалификация һәм финал. Каршыга исүче җил җилкәннәр һәм яхтыларны әйдәде - "карлыгачлар" Кама диңгезе дулкыннары буйлап очты. Нәтиҗәдә беренче ике урынны тольяттилылар алды, ә өченче урын Яр Чаллыдан килгән спортчыныкы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Лаишево