Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

САМБО

Мәскәүдән "көмеш" һәм "бронза" алып кайттык. Балалар йортларында, интернат-мәктәпләр һәм кадетлар корпусларында тәрбияләнүчеләр арасында профессор Е.Л.Глориозов призларына самбо буенча Россия VIII Спартакиадасында катнашкан Лаеш балалар йорты спортчылары шундый бүләкләр алдылар.

Мәскәүнең прибор төзелеше һәм информатика университетының спорт сараенда алтынчы апрельдән сигезенә кадәр бер үк вакытта өч келәмдә Россия төбәкләре, Германия, Словакия һәм Украинадан 48 команда самбочылары көч сынашты. Дзюдо һәм самбо буенча тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллинда тәрбияләнүчеләр техник көрәш күрсәттеләр. Өч очрашуда җиңеп 45 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Лиля Хәсәншина көмеш медаль алды. Валерия Чапуринага (51 кг га кадәр) дүрт көндәш белән очрашырга туры килде. Нәтиҗәдә ул өченче булды. Аның сеңлесе Ангелина 55 килограмм үлчәү авырлыгында дүртенче урында. Балалар йортыннан тагын өч самбочы - Дмитрий Матвеев, Анатолий Трибекаев һәм Алексей Трифонов көчле унлыкка керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Спартакиада самбо

2
X