Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

СКА хоккей клубында Лаеш районында туган кеше уйный

Данила Арефьев - "СКА-1946" яшьләр клубының Петербург хоккее тәрбияләнүчесе булмаган бердәнбер уенчысы. Данила Габишевода туган. Алты яшьтән "Ак Барс" хоккей мәктәбенә йөргән. Уң як сакчы урынында уйнап ул тиз арада үз сәләтен күрсәтә. 2015-2016 еллар сезонында Арефьев "барслар" составында Юниорлар хоккей лигасында җиңүче була. Узган елның июлендә аны карау өчен...

Данила Арефьев - "СКА-1946" яшьләр клубының Петербург хоккее тәрбияләнүчесе булмаган бердәнбер уенчысы.

Данила Габишевода туган. Алты яшьтән "Ак Барс" хоккей мәктәбенә йөргән. Уң як сакчы урынында уйнап ул тиз арада үз сәләтен күрсәтә. 2015-2016 еллар сезонында Арефьев "барслар" составында Юниорлар хоккей лигасында җиңүче була.

Узган елның июлендә аны карау өчен Санкт-Петербургның СКАсына чакыралар. Җыенга килгән 60 хоккейчы арасыннан безнең якташ белән генә контракт төзиләр. 2016-2017 еллар сезонында "СКА-1946" яшьләр клубы составында ул 34 уенда катнашкан. Питер "армиячеләре" Яшьләр хоккей лигасында регуляр чемпионатта җиңү яулыйлар. Данила үзеннән өч яшькә олы егетләр белән уйный.

Белгечләр 18 яшьлек спортчыга яхшы киләчәк юрыйлар, ә Лаеш районында аның өчен иң төп җанатарлар - аның әти-әниләре борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район