Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Спорт мәктәбе нәтиҗәләр ясады

Лаеш үзәк китапханәсенең уку залында яшь спортчылар грамоталар, тиешле спорт разрядлары значоклары һәм тәмле бүләкләр алдылар.

Төп чара алдыннан китапханә хезмәткәрләре балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча викторина үткәрделәр. Балалар, командаларга бүленеп, мәкальләр төзеделәр, аерым хәрефләрдән сүзләр җыйдылар, спорт сюжетлары уйнадылар һәм боҗра ыргытуда үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бу уен шөгыле Лаешның комплекслы спорт мәктәбенең балалары һәм ата-аналары белән отчет очрашуы алдыннан башланды.

Хәзерге вакытта Лаеш шәһәренең комплекслы спорт мәктәбе базасында йөзү һәм тимераякта шуу спорты буенча ике бүлек эшли. Биредә 245 бала шөгыльләнә.

2020-2021 уку елы чорында тәрбияләнүчеләр төрле масштабтагы 19 ярышта катнаштылар. Мәктәп, район, республика, бөтенроссия ярышларында һәм федераль округ Беренчелегендә алар 50 дән артык медаль яуладылар, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Йөзләп тимераякта узышучылар белән Ия Жантимирова, Тамара Рубинская һәм Сергей Козин шөгыльләнә. Балалар бозда гына түгел, стадионда да шөгыльләнәләр. Бик теләп походларга йөриләр һәм велоузышларда катнашалар.

Йөзү бүлегендә 145 бала шөгыльләнә. Алар белән Евгения Гельм, Антон Лактионов һәм Татьяна Солдаткина эшли. Күп кенә балалар, җирле ярышларда катнашып, Казан һәм республика районнарына барып, медальләр белән кайттылар.

Балаларны яхшы нәтиҗәләре белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов котлады. Ул аларга киләчәктә дә җиңүләр һәм яхшы каникуллар теләде.

Комплекслы спорт мәактәбе җитәкчесе урынбасары Светлана Моденова үсеп килүче спорт йолдызчыкларына рәхмәт хатлары һәм грамоталар, ә сизелерлек спорт нәтиҗәләре күрсәткәннәргә спорт разрядлары билгеләрен тапшырды. Шулай ук җирле һәм күчмә ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән спортчыларның күп балалы әти-әниләре дә грамоталар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Спорт мәктәбе нәтиҗәләр ясады