Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спорт яңалыклары

Риназ Гарипов тагын медальгә лаек булды. Ул көрәш буенча ТР чемпионатында өченче урын алды.

 Валерий Ларионов сукырлар спортында самбо буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясавы өчен бүләк алды. Ярышлар Сочида үтте. Аларда Россиянең 18 төбәге вәкилләре катнашты. Рөстәм Насыйбуллин монда безнең команданың өлкән тренеры буларак килде. Интернат мәктәпне тәмамлаган Валерий Ларионов +100 үлчәү авырлыгында бронза медаль алды.

-Безнең якташыбыз Никита Комаров “William Bonac Classic” халыкара турнирында уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар Голландиянең Амстердам шәһәрендә үтте. Анда һәр кайсы җиңү өчен киеренке көрәшкән дөньяның иң көчле атлетлары җыелды. Никита Комаров Classic Physigue” категориясендә икенче урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Лаеш районы корэш