Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спортчылар медальләр яулый һәм онлайн режимда дәресләргә йөри

Лаеш районы спорт тренерлары-педагоглары һәм аларның абруйлы ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы тәрбияләнүчеләре белән дан тота. Дзюдо һәм самбо буенча 1 категорияле тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин, дзюдо һәм самбо буенча югары категорияле тренер Роберт Борһанов, 2011 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова, бокс буенча тренер-укытучы Араик Аракелян... Тренерлар...

Лаеш районы спорт тренерлары-педагоглары һәм аларның абруйлы ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы тәрбияләнүчеләре белән дан тота.

Дзюдо һәм самбо буенча 1 категорияле тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин, дзюдо һәм самбо буенча югары категорияле тренер Роберт Борһанов, 2011 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова, бокс буенча тренер-укытучы Араик Аракелян... Тренерлар исемлеген алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Аларның һәрберсе үз тәрбияләнүчеләрендә җиңүгә омтылыш, түземлелек, максатчанлык, каршылыкларны ныклык белән җиңү һәм яңадан көрәшә башлый белүне тәрбиялиләр.

Лаеш йөзүчеләре Россия һәм Белорусь балалары һәм үсмерләре катнашкан "Олимп" спартакиадасында икенче урын алдылар. Безнең боксчылар Тимофей Калиткин, Александр Кузнецов һәм Никита Беспалов, авыр атлетлар Олег Савельев, Константин Миронов һәм Сергей Королев, дзюдочылар Илүзә Харисова, Галина Умарова, Кирилл Морозов, Айша Сәләхова, Ислам Сабиров һәм башка күп кенә уңышлы спортчылар - мәктәп укучылары исемнәре республикабыздан читтә дә билгеле. Алар үз көндәшләрен җиңеп кенә калмыйлар, ә белемнәрне үзләштерүдәге кыенлыкларны да уңышлы кичеп чыгалар - чөнки аларга еш кына җыеннарга, ярышларга барырга кирәк. Шуңа күрә онлайн режимда уку зарурлыгы турында сорау туа.

Авыр атлет Константин Мироновка монда Интернет ярдәм итә. Спортчы биш тапкыр Россия чемпионы Вугар Алиевта шөгыльләнә. Костя - зур өметләр багланган спортчыларның берсе. Быелның мартында ул ТР беренчелегендә җиңде һәм спорт мастерына кандидатлык нормативларын үтәде, ә апрельдә Старый Осколда Россиянең кырык иң көчле спортчысы арасында 15 нче урынны яулады. Костя Лаешның 1 нче гимназиясендә укый. Монда реаль вакыт режимында укырга, биремнәр үтәргә һәм бер дәрәҗәдән икенче - катлаулыракка күчәргә мөмкинлек бирә торган махсус программа барлыкка килгән. Константин мондый уку формасыннан уңышлы файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район