Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Язгы каникулларның спорт калейдоскобы

Үткән язгы каникуллар спорт вакыйгаларына бай булды, өстәвенә, ярышлар төрле дәрәҗәләрдә үтте - мәктәп ярышларыннан бөтенроссиянекенә кадәр.

Бокс. Түбән Камада бу шәһәрнең беренче тренеры Ю.В.Тюнин истәлегенә багышланган ачык шәһәр беренчелегендә Лаеш боксчылары призлы өч урын алдылар. Бертуган Калиткиннар: Тимофей (2000 елгы, 36 кг үлчәү авырлыгы) һәм Сергей (1997 елгы, 46 кг) "алтын"га ия булдылар (ресемдә). Альфред Зыятдинов (1995 елгы, 56 кг) өченче урында. Балаларны РСФСРның атказанган тренеры Сергей Ромадановский өйрәтә. Беренчелектә Татарстан, Уфа, Чебоксар, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдән 200 гә якын спортчы катнашты.

Милли көрәш. Милли көрәш буенча турнирда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ун үлчәү категориясендә дүрт призлы урын алдылар. Мәктәп укучыларының бөтенроссия "Президент ярышлары" көч сынашулары кысаларында Балык Бистәсендә 1995-98 елда туган һәм яшьрәк укучыларның 13 командасыннан 120 дән артык көрәшче катнашты. Кискен көрәштә хәербилеләр Азат Сафин (50 кг үлчәү авырлыгы) һәм Азат Ахунов (50 килограммнан артык) икенче урын алдылар. Аларның якташы Илназ Харисов (40 кг) һәм кечеелгалы Руслан Гыйнатуллин (60 кг) өйләренә "бронза" алып кайттылар. Хәербидән Салават Низамов 70 кг үлчәү авырлыгында дүртенче булды. Гомумкоманда исәбендә Лаеш спорт мәктәбе дүртенче урында.

Мини-футбол. Спорт мәктәбе спорт комплексында мини-футбол буенча үткән Лаеш спорт мәктәбе ачык беренчелегендә барлык яшь категориясендә мәйдан хуҗалары алда булды. Столбищелылар 1999/2000 ел һәм 1994/96 еллар яшь төркемендә икенче, шулай ук 1997/98 еллар төркемендә өченче булдылар. Комлы Ковали малайлары кече төркемдә өченче һәм уртанчы төркемдә икенче урында. Нармонка футболчылары 1994/96 елда туган үсмерләр арасында өченче булдылар. Ярышларда 250 спортчы катнашты.

Дзюдо. Дзюдо буенча 1997/2000 елларда туган кызлар арасында Сокурыда үткән Лаеш район беренчелегендә спортның бу төрен яратучы 30 спортчы арасында техник яктан осталар ачыкланды. Зарина Саибова (Никольский, 52 кг), Настя Кутузова (балалар йорты, 42 кг), Ольга Данилова (Сокуры, 57 кг) уңышка иреште, дип хәбәр итә беренчелекне оештыручы Рөстәм Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт каникулы награды