Столбищеда Кече Олимпия уеннары
Россия олимпия хәрәкәтен яклау максатында А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә бер атна буе Кече Олимпия уеннары бара. Бу чараны ярышларда җиңүче чаңгычылар флаглар күтәреп башлап җибәрде. Мәктәп директоры Ирина Романова ярышчыларга бүләкләр өчен көрәштә уңышлар теләде. Спортчылар Олимпиада гимны яңгырауга олимпия флагын югарыга беркетеп куйдылар. Алар җиде көн буе төрле...
Россия олимпия хәрәкәтен яклау максатында А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә бер атна буе Кече Олимпия уеннары бара.
Бу чараны ярышларда җиңүче чаңгычылар флаглар күтәреп башлап җибәрде. Мәктәп директоры Ирина Романова ярышчыларга бүләкләр өчен көрәштә уңышлар теләде. Спортчылар Олимпиада гимны яңгырауга олимпия флагын югарыга беркетеп куйдылар. Алар җиде көн буе төрле спорт төрләре буенча беренчелек өчен көрәштеләр: бобслей, шорт-трек, чаңгычылар эстафетасы, интеллектуаль марафон һ.б. киләсе атнада биатлон, чаңгыда узышу буенча ярышлар булачак. Яшь спортчыларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев