Татамида дзюдочылар
Башкаланың "Ак Барс" көрәш сараенда Россия ФСИНның ТР идарәсе призларына дзюдо буенча VIII ачык турнир үтте. Ярышта Мәскәү, Киров, Кострома, Самара, Ульяновск, Татарстаннан 150 көрәшче катнашты. Лаеш данын балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре яклады. Егетләр бик яхшы чыгыш ясадылар һәм үз авырлык категорияләрендә призерлар булдылар. Ислам Сабиров,...
Башкаланың "Ак Барс" көрәш сараенда Россия ФСИНның ТР идарәсе призларына дзюдо буенча VIII ачык турнир үтте. Ярышта Мәскәү, Киров, Кострома, Самара, Ульяновск, Татарстаннан 150 көрәшче катнашты. Лаеш данын балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре яклады. Егетләр бик яхшы чыгыш ясадылар һәм үз авырлык категорияләрендә призерлар булдылар. Ислам Сабиров, Кирилл Морозов, Алексей Умаров икенче урында. Станислав Андреев өченче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев