Татьяна Ларионова: «Ай соң Лаеш!»
Лаешның экстрим-паркы рәсми рәвештә ачылды
Лаеш шәһәренең 464 нче туган көненә анда яшәүчеләргә матур бүләк – мәдәни һәм спорт ялы өчен яңа иҗтимагый киңлек ясалды.
Тантана «Bars Angels» бию төркеме чыгышы белән башланып китте, аннан соң рәсми ачылыш тантанасы башланды. Район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон аның кунаклары булды.
-Ел саен районда яңа объектлар һәм яңа иҗтимагый киңлекләр ачыла, - дип билгеләп үтте Илдус Фатыйхович. - Соңгы елларда Лаеш үзенә җәлеп итү үзәгенә һәм популяр туристлык урынына әверелде. Бүген без гаилә һәм балалар ялы өчен тагын бер күппрофильле һәм күп функцияле территорияне эшләтеп җибәрәбез. Экстрим-парк шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урынына әйләнергә өлгергән инде, алар сәламәт яшәү рәвешенә активрак өйрәнәләр. Ә яңа социаль объектлар авыл торак пунктларында да барлыкка киләчәк.
Экстрим-парк концепциясе шәһәрлеләрнең фикере катнашында эшләнде. Ул өч функциональ зонага бүленгән. Беренчесе - шәһәр чаралары, урман ялы өчен хезмәт итә торган иҗтимагый зона. Икенчесе - пикниклар өчен туры килә торган урам җиһазлары булган җәйге ял зонасы. Өченче зонада рәсми ачылышка кадәр шәһәр халкы актив файдалана башлаган спорт мәйданчыклары урнашкан.
- Биредә ата-бабаларының традицияләрен дәвам итүче, хезмәт куя һәм ял итә белүче искиткеч кешеләр яши, - дип белдерде Татьяна Ларионова. – Бүген дә сезнең белән бергә биредә төзелүче, ачылучы һәм халыкның яхшы кәефенә хезмәт итүче бар нәрсәгә шатланам. Экстрим-парк – ул уникаль объект, алар Татарстанда нибары өчәү: Казанда, Түбән Камада һәм Лаеш районында. Монда үз халкы өчен бик күп эш башкарыла. Әйе, Лаеш, шулай дәвам итәргә!
Аннары мәртәбәле кунаклар яңа гына ачылган паркны карадылар. Илдус Зарипов һәм Илья Вольфсон спорт чараларыннан читтә калмадылар. Алар баскетбол мәйданчыгында үзләренең төз атуларын тикшерделәр һәм мини-футбол кырында пенальти типтеләр. Шулай ук алар байкерларның чыгышларын күзәттеләр һәм урман аллеялары буйлап йөрделәр. Аннан соң алар Шәһәр көнен бәйрәм итүнең төп чаралары узган Собор мәйданына юнәлделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев