Теннис һәм без
Лаеш районында яшь теннисчылар өчен смена тәмамланды.
Фото: «Идел» Яшьләр үзәге
18 көн дәвамында Матюшинода «Идел» Яшьләр үзәгендә «Теннис һәм без» профильле смена узды.
Профильле спорт сменасы беренче чиратта теннис белән шөгыльләнүчеләргә исәпләнгән. Балалар уен техникасын һәм гомуми физик әзерлекне үстереп, актив шөгыльләнделәр. Билгеле булганча, бу спорт төре балаларда һәм үсмерләрдә хәрәкәтләрнең координациясен, җитезлеген, күз күремен, физик чыдамлылыкны һәм фикерләү тизлеген үстерә.
Тик «Теннис һәм без» сменасы тренировкалар белән генә чикләнмәде. Балалар бассейнда йөзү белән дә шөгыльләнделәр. Кичен алар өчен дискотекалар һәм кичәләр үткәрелде. Ял көннәрендә Татарстанның яшь теннисчылары янына кунакка Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары килде. Балалар "Бүре һәм кәҗә" спектаклен карадылар, аларга бик ошады.
Моннан тыш, җәйге лагерьда смена – иҗатка һәм фантазиягә ирек бирү вакыты. Мәсәлән, малайлар һәм кызлар мода күрсәтүләрендә катнаштылар һәм «Өчпочмак» татар милли ризыгын әзерләүдә үз көчләрен сынап карадылар. Яшь теннисчылар арасында талантлар бәйгесендә вокалчылар, биючеләр, җырчылар, рәссамнар, инструменталь музыка осталары, хәтта жонглерлар да табылды.
Ә квестта – үзләренең сафарида югалган вожатыйларын эзләү буенча сәяхәт вакытында балалар юл хәрәкәте иминлеге буенча сорауларга җавап бирделәр, юлда дөрес хәрәкәт итә белүләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр.
2021 елгы «Теннис һәм без» сменасы тәмамланды, ләкин киләсе елда спортчылар безнең районга кабат җыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев