Техникумда профессионаллар ярышты
2024 ел «Профессионаллар»ы Татарстан Республикасы һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы старт алды
Өч көн дәвамында республиканың биш районы командалары "Хокук саклау эшчәнлеге«компетенциясендә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Төбәк этабы Лаеш техник-икътисад техникумы базасында узды. Анда Алексеевск, Буа, Бөгелмә, Тәтеш һәм Лаеш районнарыннан җыелма командалар (1-3 курс) катнашты.
Ярышларны рәсми рәвештә ачу техникумның актлар залында узды. Конкурсантларны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов котлады. Ул катнашучыларга намуслы конкурентлык көрәше һәм этапларда уңышлар теләде. Командаларны район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Ирек Камалиев сәламләде. Лаеш техник-икътисад техникумы директор Эльвир Якупов нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте. Кыска музыкаль сәламләүдән соң командалар ярышларга әзерләнергә таралыштылар.
«Хокук саклау эшчәнлеге» компетенциясе буенча баш эксперт, «Җинаять хокукы» һәм «Җинаять процессы» фәннәре укытучысы Ирина Кузнецова аңлатканча, ярышлар түбәндәге биремнәрне үтәүдән гыйбарәт: «Пилотсыз очу аппараты ярдәмендә вакыйга урынын карау», «Күнегүләрнең көч комплексы», «Мәет», «Урлау», «Тентү», «Автоматтан һәм пистолеттан ату», «Патруль-пост хезмәте эшчәнлеге». Бу биремнәрне үтәгәндә алар физик көч, чыдамлык, төгәллек, криминалистик күнекмәләр (укыту вакытында алынган), теге яки бу биремдә кирәк булган законнарны һәм норматив-хокукый актларны белүләрен күрсәтергә тиеш, — дип билгеләп үтте Ирина Николаевна. — Ярышларның максаты-техникум студентларының белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен, ягъни укуны тәмамлаганнан соң профессиональ эшчәнлектә кирәкле әзерлекләрен тикшерү.
Ярышларның соңгы көнендә өч лидер билгеләнде. 2024 ел "Профессионаллар«ы Татарстан Республикасы һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Хокук саклау эшчәнлеге» компетенциясендә Лаеш техника-икътисад техникумы студентлары командасы җиңүче булды. Икенче урынны Тәтеш районы командасы алды, өченче урынны Бөгелмә техникумы яулады.
Хәзер Лаеш техника-икътисад техникумы студентлары Республика данын яклау өчен Мәскәүгә барачак. Анда алар Россиянең башка төбәкләре командалары белән ярышачак. «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалы 2024 елның май-июнь айларында Мәскәү полиция колледжы базасында узачак.
Безнең командага чемпионатта җиңү телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев