Тимераякта узышу сезоны ачылды
Лаеш районы комплекслы спорт мәктәбе (КСШ) тимераякчылары сезон стартында уңышлы чыгыш ясадылар.
Сергей Козин
Атказанган спорт мастеры, ике тапкыр олимпия чемпионы Татьяна Аверина истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары Түбән Новгородта булды. Аларда Ия Жантимировада тәрбияләнүче Антон Цыганов үзен танытты. Лаешның 1нче гимназиясе укучысы, бүләк өчен 25 тимераякчы көч сынашкан кече яшь төркемендә 500 метрлы арада өченче булды. 1000 метрлы дистанциядә ул бишенче килде. Кече төркемдә шушы ук дистанцияләрдә кызлар арасында Дарья Иванова (Никольский мәктәбе, тренеры Тамара Рубинская) шундый ук урыннар алды.
Түбән Новгородта гадәттәге стартларда Россиянең 10 төбәгеннән 200дән артык тимераякчы катнашты. “Труд” стадионы бозына Лаеш спорт мәктәбеннән 8 тәрбияләнүче чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев