ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Лаешның «Липки» лагеренда булды
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Липки» лагеренда балаларның ял итү шартлары белән танышты.
Иске Пристань авылында урнашкан «Липки» лагере — Лаеш районының иң танылган балалар ял итү урыннарының берсе. Хәзерге вакытта анда планлаштырылган җәйге сменаларның икенчесе бара. Лагерьда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 75 бала ял итә яшь.
Марина Александровнаны Лаешта район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, Роспотребнадзорның Лаеш территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпова каршы алды. Беренче эш итеп кунак медицина пунктын карап узды.
Аннары Марина Александровнага балаларның лагерь корпусларында яшәү шартларын күрсәттеләр. Визитның соңгы ноктасы ашханә булды.
Монда Марина Патяшина азык-төлек документлары белән танышты. Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесенә шулай ук лагерьны реконструкцияләү һәм аны су белән тәэмин итү планнары турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев