Усадыда үткән ТР беренчелеге билбаулы көрәш буенча яшьләрне җыйды
Лаеш районының “Усады” спорт комплексында 2002-2004 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.
Автор фотосы
Анда Татарстан Республикасының 14 районыннан һәм шәһәрләреннән яшь көрәшчеләр катнашты.
Республика ярышларында мактаулы кунаклар да булды: Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, ТР билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, “Социаль тернәкләндерү һәм ияләштерү үзәге” АНО генераль директоры, ТР иҗтимагый палатасы рәисе Азат Гайнетдинов. Спортчыларга котлау сүзендә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлегенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, спорт характерны чыныктыра, ныклык, түземлелек, үҗәтлек формалаштыра. Үзеңне, үз гаиләңне, туган илеңне якларга өйрәтә. Илдус Фатыйхович спортчыларга күтәренке кәеф, үзләрен саклауларын һәм көндәшләрен хөрмәтләүләрен теләде. Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен Лаеш район башлыгы Рәхмәтләренә лаек булдылар: “Ферромоторс” ЧҖҖ генераль директоры Равил Имаметдинов һәм “АйСиЭл-КПО ВС” АҖ генераль директор урынбасары Фидаил Бариев. Үз чиратында Илдус Фатыйховичка спортның бу төрен үстерүгә керткән өлеше өчен ТР билбаулы көрәш федерациясе президенты Дипломы тапшырдылар.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларына тигезләнгәч спортчылар көрәшә башладылар, чын көрәшче сыйфатлары күрсәттеләр. Билбаулы көрәш – спортның мавыктыргыч төре. Бу төрдә көрәшче алдында көндәшен җилкәгә салу бурычы тора. Бил алышу буш бәйләнгән сөлгеләр белән бара. Спорт келәмендә очрашу вакытында көч, энергия, түземлелек, чыдамлык һәм шул ук вакытта эчке тынычлык – боларның барысын күзәтергә була иде. Минемчә, спортның бу төрендә көч тә, җитезлек тә таләп ителә. Катнашучылар командасы, нигездә егетләрдән тора, әлбәттә. Әмма монда да кызлардан башка булмады. Берничә гүзәл зат вәкиле беренчелектә үз көчләрен һәм ныклыкларын күрсәтте.
Халыкара категорияле судья Олег Курнашев җитәкчелегендәге судьялар коллегиясе спорт стандартлары буенча бил алышулар үткәреп, көрәшчеләр әзерлегенә бәя бирделәр, һәр яшь төркемендә иң яхшы спортчылар исемнәре аталды. Бүләкләү тантанасын район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм ТР билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин үткәрде.
Гомумкоманда исәбендә лаешлылар беренче урын алды. Билбаулы көрәш буенча ТР беренчелегендә приз алган якташларыбыз: Андрей Мальцев, Алмаз Хәйруллин, Айнур Нургалиев, Илгизәр Галимуллин, Кирилл Кувшинов, Макар Тимошенко, Елизавета Руднева, Камила Хафизова, Әлфия Фәхретдинова, Ангелина Комлева, Анастасия Сәгәтдинова, Диләрә Ибраһимова, Язилә Шәймәрдәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев