Спорт баскычыннан югарыга
Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Никита Леонтьев 1996-97 елгы үсмерләр арасында бокс буенча "Динамо" бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең Россия беренчелегендә өченче урын алды.
Март уртасында Магнитогорскта узган ярышларга Свердловск, Новосибирск һәм Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан, Чувашиядән, Ханты-Манси АОдан һәм башка җирләрдән 169 спортчы җыелган иде. Татарстан командасы составында өч боксчы чыгыш ясады - Казаннан, Яр Чаллы һәм Лаештан. Ике өченче урын - безнең боксчылар өчен лаеклы бүләк. Беренче үсмерләр разрядына ия Никитага 16 көндәш каршы торды. Аларның күбесе - спорт мастерына кандидатлар. "Аның алга таба үсү өчен мөмкинлекләре зур", - дип саный яшь боксчының тренеры Ярослав Малков.
Исегезгә төшерәбез, Никита Леонтьев спорт баскычыннан ышанычлы адымнар белән алга бара: узган елның сентябрендә ул "Динамо" бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте фестивале чемпионы булган иде, ноябрь азагында Анапада бокс буенча бөтенроссия турнирында катнашты, ә декабрьдә - 1996-97 елгы үсмерләр арасында ТР беренчелегендә икенче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев