Якташыбыз “СКА-1946” хоккей клубында чыгыш ясый
Габишево авылында туган, “Ак Барс”та тәрбияләнгән Данила Арефьев Ярославль “Локомотивы” капкасына алка кертте.
Уенның 17нче минутында Данила Даниил Шабаев җибәргән алканы ала, һөҗүмгә ташлана һәм алканы капкага юнәлтә. Бу хуҗалар капкасына кергән өченче гол була. Уенның соңгы нәтиҗәсе Арефьевның клубташлары файдасына 5:2.
Данила алты яшьтән “Ак барс” хоккей мәктәбенә йөри. Уң як сакчы урынында уйнап ул үз сәләтен күрсәтә башлый. 2015-2016 еллар сезонында Данила “барслар” составында Юниорлар хоккей лигасында җиңүче була.
2016 елның июлендә аны карау өчен Санк-Петербург СКАсына чакыралар. Җыеннарга килгән 60 хоккейчы арасыннан безнең якташ белән генә контракт төзиләр.
Быелгы сезонда Данила Арефьев 34 уенда катнашкан һәм 11 очко туплаган (ике гол һәм тугыз тапшыру).
Фото СКА ХК матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев