Янгын сүндерүчеләр ничек футбол уйныйлар
Лаеш шәһәрендә янгын футболы буенча ярышлар булды.
Лаеш, Спас, Әлки һәм Алексеевски районнары янгын-коткару частьләре вәкилләре Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе стадионында көч сынаштылар.
Спортның бу төре гадәттәге футболдан менә нәрсә белән аерыла: уенчылар футболкалар һәм гетрлар урынына янгын сүндерүчеләр тулы хәрби экипировкада, сулыш органнарын индивидуаль саклау чаралары бар. Бу вакытта кирәк-яраклар авырлыгы 20 килограммнан арта. Шул ук вакытта янгын футболы яки “Firedall” тиз йөгерергә һәм тиз арада карар кабул итәргә дә кирәк булган уен булып кала. Спортның бу төре чыдамлык тәрбияли, координацияне үстерә, җитезлек һәм фаразлау күнекмәсе булдыра. Матчның барышын төгәл пас һәм төз тибү билгели. Ут белән көрәшүчеләргә барлык бу сыйфатлар кирәк тә.
Һәр матч җидешәр минутлык ике таймнан тора. Зур футболдагыдан шактый ким, әмма күз алдыгызга китереп карагыз, сулыш аппаратлары киеп футбол уйнау күпкә катлаулы. Спортчылар бу вакытта зур йөкләнеш кичерәләр. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрнең җитди физик әзерлеге – аларга куелган иң мөһим таләпләрнең берсе. Өстәвенә мондый ярышлар хәлне анализлау, еш кына кешеләр гомерен хәл итә торган карарлар кабул итү сәләтен үстерә.
Ярышларда Лаешның №118нче янгын-коткару часте командасы җиңде. Лаеш янгын сүндерүчеләре Казанда үтәчәк республика ярышларында катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев