Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Яшь гроссмейстрлар үстерәбез

​​​​​​​Лаеш шахматчылары Владимир Жириновский истәлегенә призлар өчен көч сынаштылар. Лаеш районы мәгариф идарәсендә ЛДРП партиясенә нигез салучы Владимир Вольфович Жириновский истәлегенә багышланган шахмат турниры булды.

Турнирны ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге, мәгариф идарәсе һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Ярышларның баш хөкемдары Илья Гордеев булды.

Турнирга борынгы интеллектуаль уенга мәхәббәт берләштергән яшүсмерләр һәм кызлар җыелды.Шахмат партияләре барышында мускуллар киеренкелеге таләп ителми, шулай да даими оешканлык һәм көндәшнең йөрешен белергә омтылу түземлелек һәм зур игътибар таләп итә. Балалар шахмат уйнарга дәресләр бетүгә килделәр, әмма берсе дә бирешмәде, үҗәтлек белән бер партия бетүгә икенчесенә тотындылар, җиңү өчен кирәк булган очколар җыйдылар.

Шахмат тактасы артындагы көрәштә ике сәгать вакыт үтүе сизелмәде дә. Оештыручылар ярышларга йомгак ясаганда балалар уен йомгакларын тикшерделәр. ЛДПР сәяси партиясенең Лаеш җирле бүлеге координаторы Дмитрий Дементьев яшь шахматчыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуны билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, катнашучыларның берсе аны ике тапкыр откан.

-Сезнең спорт осталыгыгыз алга таба да үсәр дип ышанам, - дип мөрәҗәгать итте яшь спортчыларга Дмитрий Викторович. – Сез барыгыз булдырдыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сез – безнең киләчәгебез.

Иң дулкынландыргыч вакыт – бүләкләү тантанасы җитте. Малайлар арасында Әмир Гарипов беренче урын алды. Закир Таһиров икенче булды. Артем Костромин өченче урынга чыкты. Кызлар арасында Лидия Никифоровага тиңнәр булмады. Эльвина Хөсәенова икенче урын алды. Мәдинә Гаязова өченче булды. Беренче партияне ничьяга уйнаганнар, көндәшенә мат куеп партияне беренче төгәлләүчеләр аерым бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар һәм турнир судьялары да бүләк алды.

Лаеш районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов мондый турнир районда гадәткә керер дигән өмет белдерде. Район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән ул Дмитрий Дементьевка рәхмәт тапшырды.

Спорт ярышлары азагында көч сынашучылар, судьялар һәм оештыручылар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Яшь гроссмейстрлар үстерәбез