Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
спорт

Яшь картингчылар характер күрсәтә

Лаеш районының "Лидер" картинг клубы спортчылары картинг буенча 14 нче Татарстан беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар. Ярышлар Саба районында узды. Һәр класста 23-25әр спортчы катнашты. Вильдан Сәфәргалиев (Лаешның 2 нче мәктәбе, "Минск-125А" классы) һәм Ярослав Ватомов (Лаешның 1 нче гимназиясе, "Стриж" классы) 15 нче урын яулап, спортның экстремаль төрләрен яратучыларның "алтын"...

Лаеш районының "Лидер" картинг клубы спортчылары картинг буенча 14 нче Татарстан беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар.

Ярышлар Саба районында узды. Һәр класста 23-25әр спортчы катнашты.

Вильдан Сәфәргалиев (Лаешның 2 нче мәктәбе, "Минск-125А" классы) һәм Ярослав Ватомов (Лаешның 1 нче гимназиясе, "Стриж" классы) 15 нче урын яулап, спортның экстремаль төрләрен яратучыларның "алтын" урталыгына урнаштылар.

Морат Әбүзәров (Лаешның 2 нче мәктәбе) һәм Дмитрий Теньгаев (Лаешның 1 нче гимназиясе) мондый абруйлы ярышларда беренче тапкыр катнаштылар.

-Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен балалар күп көч куйды, - ди картинг-клуб җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. - Тренер Вячеслав Ватомов аларны киләчәктә призлы урыннар көтә дип саный, чөнки яшь картингчылар үз характерларын күрсәтә беләләр, бирешмиләр һәм җиңүгә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев