Грипп куркынычы яный
Көз — грипп вирусы таралу өчен уңай вакыт. Бу куркыныч авыруны ничек йоктырмаска, без бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәс районнары территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпова белән сөйләшәбез.
Ирина Николаевна, грипп белән авыру шулай куркынычмы?
-Грипп — бу ел саен илебез халкының 10-15%ына зыян китерә торган массакүләм тарала торган инфекция, ул һава аша йога. Грипп вирусы кешедән кешегә һава аша сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә йога. Шуңа күрә авыру һәркемгә йогарга мөмкин.
Роспотребнадзорда авыру статистикасы күзәтеләме?
-Безнең белгечләр көн саен вируслы инфекцияләр таралуга мониторинг үткәрәләр. Шулай ук районның белем бирү учреждениеләрендә температура режимын һәм авыручылар санын күзәтәләр. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә һәм бакчаларда ОРВИ белән авыручылар саны критик дәрәҗәдән, ул вакытта уку процессын туктату кирәк булган дәрәҗәдән түбән.
Грипп яки ОРВИ белән авыру куркынычын киметү өчен нинди чаралар күрү зарур?
-Теләсә нинди авыруны иң яхшы дәвалау ысулы — ул профилактикалау. Грипп һәм ОРВИ очрагында бу кагыйдәләр гади. Һава торышына ярашлы итеп киенегез. Туңу да, артык җылыну да организм өчен бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз, рационга яшелчәләр, җиләк-җимеш кертегез, хезмәт һәм ял режимын саклагыз. Витаминнар һәм микроэлементлар кабул итү дә комачау итмәс. Шәсхи гигиенаны онытмагыз: кулларыгызны ешрак юыгыз, борынны чистартыгыз. Биналарны дымлы җыештыру һәм ешрак җилләтү дә яхшы. Кешеләр күпләп җыелган урыннарда булмаска тырышыгыз. Иң мөһиме: авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, бу организм өчен кирәкмәгән куркыныч. Гриппның беренче билгеләре күренүгә (температура 38 градустан югары булганда, баш, мускуллар, тамак авыртканда, борын тыгылганда, күңел болганганда) табибка мөрәҗәгать итегез. Үздәвалану авыруны көчәйтә генә.
Хәзер грипптан прививка ясый башладылар. Бу чараның нәтиҗәсе бармы?
-Ул грипптан саклануның иң яхшы чарасы дип санала. Аны көзге-кышкы чорда үткәрәләр. Үзәк район хастаханәсенә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә вакциналар кайтты. Аларда 2023-2024 еллар эпидемия сезонына актуаль булган вирус штаммнары бар. Саклану нәтиҗәсе барлыкка килсен өчен прививкадан соң уртача 1,5-2 атна вакыт үтәргә тиеш. Шуңа күрә вакцина ясатырга ашыгыгыз.
Бу процедура түләүлеме?
-Юк, прививканы яшәү урыны буенча теләсә кайсы медицина учреждениесендә бушлай ясатырга була. Моннан тыш медицина хезмәткәрләренең мобильле прививка бригадасын эш урынына да чакыртырга була.
Грипп — үзенең катлауланулары белән куркыныч инфекция. Аның корбаны булмас өчен үзеңне һәм үз якыннарыңны сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев