Россия көне җәйге лагерьда: тарихка сәяхәт
12 июньдә Россиядә мөһим дәүләт бәйрәме — илнең бәйсезлеген һәм дәүләтчелеген гәүдәләндерүче Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга алдыннан Ташкирмән мәктәбенең җәйге лагеренда бәйрәм тарихына һәм аның символына — РФ Дәүләт гимнына багышланган чара узды.