Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Аны Татарстанда дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре, шулай ук республикабыздан читтә фидакарьләрчә хезмәт итүче, эшләүче һәм укучы якташларыбыз бәйрәм итә. 30 августта, кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисләре били.