Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шартлар булдырылды. Эш бездә

Узган елның 26 ноябрендә Лаешта бассейны булган "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы ачу шәһәр тарихы өчен генә түгел район тарихы өчен дә истәлекле вакыйга булды. Кайбер көннәрдә бассейнга 150 ләп кеше килде, алар арасында Лаешта, Пәрәү, Чирпы, Сокуры, Никольский, Нармонка, Казанда яшәүчеләр дә бар иде.

Бу спорт корылмасы рәсми финанслау башлангач февраль аеннан тулы көчкә эшли башлаячак. Спорт комплексы күрсәт-кән түләүле хезмәтләр дә зур ярдәм.

Бассейнда йөзү, бокс, шейпинг, аквааэробика һәм көнчыгыш биюләр белән шөгыльләнү - актив яшәү рәвеше алып баручылар спорт комплексы тәкъдим иткән түләүле хезмәтнең бу төрләренә лаеклы бәя бирделәр инде, ә комплекс үз мөмкинлекләрен арттыра бара. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң монда шахмат клубы өчен җиһазлар алып кайтканнар һәм якындагы шим-бәдә лаешлыларны шахмат турниры көтә. Бу атнада кардиотренажерлар: йөгерү юлы, вело- һәм элептик тренажер куелган зал эшли башлый. Монда тренер җитәкчелегендә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18 сә-гатьтән 21 гә кадәр шө-гыльләнергә була.

Күнегүләр башланган заллардагы җиһазлар да яңартыла, мәсәлән, бокс белән шөгыльләнү залында. Спортчылар рингны бераз күтәрергә булганнар, тиздән монда швед стенкасы, грушалар, стенада мендәрләр һәм турниклар куелачак. Шейпинг залына көзгеләр урнаштырылачак, ә тимер белән уйнарга яратучылар өчен авыр атлетика залы ачылачак. Якын араларда кафега санлы телевидение урнаштырылачак, менә шул чакта кофе яки чәй эчеп футбол матчы карарга, соңгы яңалыкларны тикшерергә мөмкин булачак. Киләчәктә бассейнга йөрү тәртибен үзгәртү планлаштырыла: өлкәннәр һәм балалар көне булачак, гаилә һәм коллектив белән килү өчен вакыт бүленәчәк, ир-егетләр һәм хатын-кызлар көне билгеләнәчәк. Сүз уңаеннан, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр өчен ташламалар системасын уйлау да артык булмас.

Түләүле хезмәтләр төр-ләрен киңәйтү яхшы булыр иде. Әмма монда эш белгечләргә барып терәлә. Хәзер моның өстендә эшлиләр, мөгаен, февраль аенда теләге булганнар йога белән шөгыльләнә алачаклар.

Болар якын киләчәккә планнар, ә әлегә комплекс-та иң популяр урын - бассейн. Шуңа күрә дә аңа зур игътибар бирелә. Ул эшли башлаганчы су тикшерелде. Лаборатор тикшерүләр күрсәткәнчә, ул нормага туры килә. Бассейнны көн саен вакуумлы су тузансуырткыч белән чистарту, суның даими әйләнештә булуы, инфракызыл нурлар белән нурланыш, реагентларны доза белән файдалану- боларның барысы килүчеләр өчен имин шартлар булдыруга юнәлтелгән, кызганычка каршы, әлегә алар бассейнга (Казан кунакларының берсе сүзләре буенча) Камага чумарга, чупырдарга килгән кебек киләләр. Җылы комда гына ятып булмый. Бассейнда аркылыга да, буйга да йөзәләр, сикерү өчен куелмаган старт тумбаларыннан да сикерәләр. Әмма әкренләп монда да тәртип булачак.

Шуны әйтеп үтү кирәк, спорт комплексында бәй-сез канализация системасы бар, авария очрагында бассейннан су акканда ул тулысынча канализация системасына сыя. Бассейнда су ярты елга бер мәртәбә алыштырыла - бу норма.

Вакыт оештыру җитешсезлекләрен ачыклый, аларны анализлыйлар һәм алыштыралар, тактиканы үзгәртәләр. Спорткомплекс эшли башлауның беренче көннәрендә килүчеләрнең бассейнда йөзү өчен башлыклары булмау ачыкланды - аларны шунда ук сатып алганнар. Хәзер башлыкларны "Кама" да сатып та алырга, прокатка да алырга була. Бар кеше дә алмаш аяк киеме белән килми - бахиллар барлыкка килгән.

Әлегә хәл ителмәгән проблемаларның берсе - душ бүлмәләрендәге җылыту системасы, барлык кабиналарга бары бер су температурасын көйләгеч кенә. Ә инде бу душта суның температура режимын үзеңчә көйләргә мөмкинлек бирми.

Хәзер тәҗрибә туплана, җиһазлар көйләнә. Ә бу катлаулырак. Нәкъ менә аның ярдәмендә бассейнда автоматик режимда дымлылык, температура режимы, су сыйфатына контрольлек итү системасы саклана. Сүз уңаеннан, "Кама" - мондый типтагы объектлар арасында энергия саклаучыларның берсе.

Район җитәкчелеге спорт-сәламәтләндерү комплексына зур ярдәм итә. Ул "Кама" чыннан да спорт тормышы үзәгенә әйлән-гәндә генә дәвам иттереләчәк. Кызганычка каршы, лаешлыларның күбесе әлегә цивилизациянең бу уңайлыгыннан файдаланмый. Әлбәттә, йомшак диваннан торып, яраткан сериалыңнан аерылып утлары балкып торган комплекс-ка бару еш кына җиңел түгел. Аның, төгәлрәге, безнең барысы алда әле дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн сәламәтлек комплекс