Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сайлаучыларны кабул итәргә әзербез

Илебез халкы өчен әһәмиятле сәяси вакыйгага - РФ Президентын сайлауга санаулы көннәр генә калып бара. Тавыш бирү алдыннан газетабыз хәбәрчесе Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина белән очрашты һәм аның сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтенде.

-Елена Васильевна, бүген районда сайлауларга әзерлек нинди этапта һәм аларны оештыруда нинди яңалыклар бар?

-Төп әзерлек эшләре бетте диярлек. Күп эшләр эшләнде, өлешчә сайлау участоклары төзү, участок сайлау комиссияләре формалаштыру һәм сайлаучылар исемлекләре төзү һәм аңа төгәллекләр кертү буенча. Әгәр үткән сайлауларда 47 участок булса, сайлаучыларның теләкләрен һәм булачак сайлауларның әһәмиятен искә алып өстәмә рәвештә тагын 6 участок ачылды: Лаешта - китапханә (район китапханәсе бинасы), полив (УЭООС бинасында), спорт (спорткомплекс бинасында), Столбищедагы өстәмә сайлау участогы "Мир овощей" ЧҖҖ контора бинасында, Усадыда - ФАП бинасында, Нармонкада - Нармонка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында.

-Сайлауларга әзерлек барышында күп сөйләнгән видеокүзәтү техник чараларын куллану турында да беләсе килә.

-Гражданнарның сайлау барышына ышану дәрәҗәсен күтәрү, ачыклык һәм оператив хәлнең хәбәрдарлыгын тәэмин итү максатыннан һәр сайлау участогында видеокүзәтү камералары урнаштырылды. Хәзер файдалану документларына ярашлы төстә аларны көйләү һәм эш сәләтен тикшерү үткәрелә. Видеокүзәтү чаралары тавыш бирү сере бозылмаслык һәм сайлаучы теләгенә контрольлек итү мөмкинлеге булмаслык итеп урнаштырыла.

-Сайлаучыларга тагын бер мәртәбә сайлау бюллетеньнәрен дөрес тутыру турында искәртегез әле.

-Тавыш бирү сайлау бюллетенендәге үзеңә ошаган кандидат турысындагы шакмакка теләсә нинди билге кую белән үтә. Әгәр сайлаучы бюллетень тутырганда ялгышса, ул сайлау комиссиясе әгъзасына бозылганы урынына яңаны бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

-Әгәр сайлаучы бюллетеньне мөстәкыйль тутыра алмаса, бу очракта нишләргә?

-Әгәр сайлаучы бюллетеньне мөстәкыйль тутыра алмый икән, ул сайлау комиссиясе әгъзасы булмаган башка сайлаучы ярдәменнән файдалана ала. Шуны әйтеп китү кирәк, сайлаучы бюллетень тутыру өчен башка зат ярдәменнән файдаланырга теләве турында участок сайлау комиссиясе әгъзасына әйтергә тиеш.

-Чираттагы сайлауларда да тавыш бирү тәртибе шул укмы?

-Әйе, алдагы сайлаулардагы кебек сайлау бюллетене махсус җиһазланган кабинада, башка махсус эшләнгән урында яки башка затлар булмаган яшерен тавыш бирү бүлмәсендә тутырыла. Һәр сайлаучы шәхсән тавыш бирә, башка затлар өчен тавыш бирүгә юл куелмый, югарыда әйтелгән очрак кына искәрмә булып тора. Сайлау бюллетене сайлаучыларга паспорт яки аны алыштыручы документ (хәрби билет) күрсәткәч кенә бирелә. Әгәр сайлаучы башка урында тавыш бирү таныклыгы буенча тавыш бирә икән, бу таныклык күрсәтелә.

-Тагын бер тапкыр тавыш бирү датасын һәм вакытын ачыклагыз әле.

-Тавыш бирү киләсе якшәмбедә, 4 мартта, 8дән 20 сәгатькә кадәр. Сезнең барыгызны сайлау участокларында көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссиясе Президентнын сайлаулар