Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Матур шәһәргә – матур йортлар

Дүшәмбедә Сәйдәшев - Юбилейная урамнары микрорайонында лаешлыларга яңа өч катлы йорт ишекләре ачылды. Мәйданы 2083 кв.м. булган заманча йортта 12 сугыш ветераны һәм сугышчыларның тол хатыннары, шулай ук социаль ипотекада катнашучы 13 кеше квартир ачкычлары алды. Яңа йортның бәясе 38 миллион сумнан артык.

Лаешта Сәйдәшев - Юбилейная урамнары микрорайоны Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш шартларын яхшырту һәм социаль ипотека федераль программалар үтәлеше урынына әйләнде. Шәһәрдә яңа микрорайон һәм яхшы гадәт барлыкка килде - яңа йортка күченүчеләргә ачкычларны тантаналы төстә тапшыру.

Лаеш сәнгать мәктәбе залында утыручылар музыка тыңлый, ә уйлары еракларда. Сугышчыларның кырыс сугыш елларында балаларын ялгыз үстергән, колхоз басуларында ирләрен алыштырган тол хатыннары нәрсә уйладылар икән? Шуранда яшәүче Евдокия Михайловна Сергеева "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. "Путь Ленина" колхозы эшчәне Анна Герасимовна Лебедеваның гомуми эш стажы 45 ел. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Федоровна Суханова биш бала тәрбияләп үстергән... Елена Филимоновна Суханова кырыгынчы елларда танкны хәтерләткән трактор йөрткән... Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең һәркайсы аерым мактауга лаек.

Квартир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Михаил Афанасьев шул хакта сөйләде. "Бу йортта квартирларның яртысына ветераннар, шулкадәренә социаль ипотека программасында катнашучылар күчүгә шатбыз", - диде район башлыгы. Ул районда торак төзелешенә зур игътибар бирелүне әйтеп үтте. Киләчәктә тагын 100 квартирга Лаешта, Габишево һәм Усадыда өч торак йорт төзеләчәк. Район үзәгендәге "федераль" микрорайон генераль планга ярашлы төстә үсәчәк: аптека, кибет, балалар бакчасы төзеләчәк. М.Афанасьев сүзләре буенча, ул шәһәрнең иң матур микрорайоны булачак. Яңа квартирларга күченүчеләргә Михаил Павлович бәхет һәм имин тормыш теләде.

Социаль ипотека программасында катнашучы ашыгыч ярдәм фельдшеры, өч бала анасы Эльвира Гыйрфанова җавап сүзе белән чыкты, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Михаил Афанасьевка Татарстанда ветераннар һәм яшь белгечләр, халыкның башка катлаулары торак шартларын яхшырту буенча чаралар күрелүгә рәхмәт белдерде.

"Инстрой" ЧҖҖ җитәкчесе Ленар Григорьев яңа йорт яшәүчеләргә ошар дип өметләнә. Җиде ай киеренке хезмәттә район заказы үтәлгән. Эшне кыска вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп башкаруда заманча технологияләр һәм камилләштерелгән материаллар ярдәм иткән. Беренче тапкыр французлар эшләгән тарт-тырып куела торган түшәм файдаланылган. Бернинди җөй юк - барысы пөхтә эшләнгән. Сертификатлары булган материаллар кулланылган. Идәнне "коры тарттыру" системасы аны урнаштыргач ике-өч сәгатьтән йөрергә мөмкинлек бирә. Коры катнашма идәндә лазер тигезлеге белән тигезләнә һәм бер сәгатьтән "вертолет" дип йөртелгән махсус аппарат ярдәмендә шомартыла. Бу төзелештә кыйммәтле алым, ләкин ул эш темпын тизләтә. Төзелеш эшләренә җитәкчелек итүче торак проблемасын хәл итүдә Россия һәм Татарстан хөкү-мәте, җирле хакимиятнең ролен билгеләп үтте.

Ветераннар күптәннән көткән квартир ачкычларын һәм бүләкләрне дулкынланып алдылар. Тыл хезмәтчәннәре күз яшьләрен тыя алмадылар. Район башлыгы аларның һәрберсенә җылы сүзләр әйтте.

Чечняда беренче кампаниядә катнашкан Виталий Козлов, Лаеш хастаханәсе шәфкать туташы Нәзилә Архипова, "Березка" балалар бакчасында эшләүче ике бала анасы Талия Сәйфиева һәм ипотека программасында катнашкан башка кешеләр квартир ачкычлары алдылар. Зал Леонид Чубыкинны алкышлар белән каршылады: бу көнне аның хатыны бала тудыру йортыннан чыкты һәм хәзер күп балалы ата-ана алты балаларын яңа иркен квартирда тәрбияләячәк.

...Бәйрәмчә бизәлгән йорт үз хуҗаларын көтә. Әйтерсең ул ишекләр ачу-ябуны, балалар шау-шуын, әбиләр сөйләшүен сагынган. Символик ачкыч тапшырылды, кызыл тасма киселде һәм шат күңелле кешеләр үз квартирларына таралдылар.

Михаил Афанасьев һәм Ленар Григорьев Рауза Мингалиевага (рәсемдә ул квартир ачкычы ала) кунакка керделәр. Кунакчыл хуҗабикәнең ире 1943 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышында була, ә әтисе иң кыен елларда колхоз рәисе була. Чәй табыны янында эчкерсез әңгәмә башланды. Рауза Зәйнулловна дүрт бала үстергән. Аның алты оныгы, 10 оныкчыгы, оныкчыгының бер баласы бар. Рәхәтләнеп яшисе генә.

Район башлыгы ветеранның тол хатынына яңа торак белән проблемалар булганда район җитәкчелеге ярдәм итәчәк дип ышандырды. Алай булмаска тиеш: яхшы подрядчы - уңышның яртысы ул. Ә подрядчы ышанычлы булып чыккан.

Бу көнне яңа торак алу мөмкинлеге биргән район һәм республика җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Лаеш үсә, үз йөзен үзгәртә, матурая бара. Анда искиткеч кешеләр эшли. Ә матур шәһәрдә кешеләр матур йортларда яшәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека ветераннар йорт

2
X