Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

ЛАЕШЛЫЛАР КӨЧЛЕРӘК БУЛЫП ЧЫККАН

Җирлекләр арасында уздырылучы район ярышлары кубогын 1994-96 елгы үсмерләр арасында Лаеш шәһәре командасы яулады.

Лаешның 2 нче мәктәбе хоккей мәйданчыгында узган ярышлар күп тамашачыны җәлеп итте. Өченче урын өчен Комлы Ковали һәм Пәрәү командалары уены нәтиҗәсен буллитлар сериясе хәл итте. 4:3 исәбе белән комлыковалилылар җиңде. Финал уенында лаешлыларга каршы Столбище һәм Усады спортчылары чыгыш ясады. Лаешның 2 нче мәктәбе укучыларыннан торган хуҗалар командасы, уенны 4:1 исәбе белән төгәлләп, үзенең өстенлеген раслады. Турнирның иң яхшы хоккейчыларыннан төзелгән район җыелма командасы якындагы якшәмбедә район данын яклар өчен республика зона ярышларына барачак. Ә 31 гыйнварда район үзәгендә 1997-98 елгы үсмерләр бозга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей турнир